"Тылсымлы Пушкин юллары "

2020 елның 14 июне, якшәмбе

13 июнь көнне бөек рус сүз остасы, рус теле укытучысы А.С. Пушкинның туган көне уңаеннан Урман музее, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Тылсымлы Пушкин юллары" дип исемләнгән күргәзмә үткәрделәр, анда А. С. Пушкин әсәрләре белән китаплар куелды. Бу көнне биредә гениаль шагыйрь әсәрләреннән тылсымлы юллар, әкиятләр, поэмалардан өзекләр, табигать турында шигырьләр яңгырады. Балалар яраткан әкиятләрен искә төшереп кенә калмадылар, шагыйрьнең тормышыннан кызыклы фактлар да белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International