10 июнь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә укучылар белән Олы Шыңар чишмәсенә экскурсиягә бардылар. Балалар белән бергәләп чишмәбезне чүп - чарлардан арындырдык, улакларын тазарттык, чәчәкләр утырттык. Эш беткәч хәрәкәтле уеннар уйнап, "Табышмаклар иленә сәяхәт" ясап, вакытны файдалы һәм куңелле уздырдык.