"Дуслар арасында ничек яхшы"

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

9 нчы июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар мәйданчыгында Халыкара дуслар көненә багышланган- "Дуслар арасында ничек яхшы"-диеп исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-  бер-берең белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, тормышта дуслык сүзенең нинди зур мәгънәгә ия булуына төшендерү, дуслык кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту иде. Чара барышында балалар бәйрәм белән таныштылар, "Тугры дус" викторина сорауларына җавап бирделәр, дуслык турында мәкаль әйтештеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Ике минут эчендә-кәгазь битенә ясалган бер әкият героеның  икенче парын табарга тиеш иделәр. Ахырдан балалар татлы ризыклар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International