ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатындагы эшләүче хезмәткәрләрне бүләкли

2020 елның 5 июне, җомга

2020 елның 4 июнендә Югары Утар балалар йортында консервация режимында эшләүче хезмәткәрләргә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мактау грамоталары белән, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы ОСЗ башлыгы М.М. Хуҗин һәм  Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты директоры И.Г. Гәрәев , дистанцияне һәм гигиена нормаларын үтәп, Югары Утар балалар йортында эшләүче хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International