Башлангыч кертемсез вируска каршы лизинг 1 июльгә кадәр озайтылды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Федераль бюджет тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗ зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенеч белән аграрийларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Росагролизинг вируска каршы тәкъдимнең гамәлдә булуын тагын 1 айга озайтты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, әлеге программа буенча техника сатып алу өчен татарстанлылардан агымдагы елның апреленнән башлап 400дән артык заявка кергән.

Махсус тәкъдим шартлары буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре лизингка авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларны, башлангыч кертемне түләмичә, 3%тан ташламалы ставка белән сатып ала алалар. Моннан тыш, җитештерүчеләрдән барлык ташламалар һәм акцияләр тулысынча саклана, лизинг шартнамәсенең гамәлдә булу срогы да озайтыла. Килешү буенча карар кабул итү өчен бары тик 3 документ кирәк, ә бирелгән заявкалар 8 сәгать эчендә карала. Махсус тәкъдим авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төрле категорияләре өчен техника паркын яңарту программасын тагын да нәтиҗәлерәк итү максатында кертелә.

Әлеге чара республиканың азык-төлек иминлеген һәм бүгенге икътисадый һәм эпидемиологик вәзгыятьтә язгы кыр эшләрен уңышлы уздыруны тәэмин итү бурычы йөкләнгән Татарстан аграрийларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Программада катнашу турында тулырак мәгълүмат белән Министрлыкның АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегендә (843)221-76-59 телефоны буенча яки сайтта: www.rosagroleasing.ru танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International