Бәйрәм белән! Халыкара музейлар көне белән!

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.

       Бу көн музейларны яратучылар, аның дөнья мәдәнияте үсешендә нинди урын алып торуын аңлаучылар өчен күптәннән бәйрәм көне булып тора. Музей-тарихи-мәдәни мохит булдыру һәм саклау буенча үзенең аерым миссиясе булган үзенчәлекле дөнья.

      Саба районында бүгенге көндә өч  муниципаль  музей эшләп килә: Саба районы  туган якны өйрәнү, музее Саба урман хуҗалыгы тарихы музее һәм Сатыш авылы мәдрәсә музее. Мәктәп һәм оешмалар музейлар саны 30га  артты.

      2019 елда музейда оештырылган киң аудиториягә исәпләнелгән төркемле экскурсияләр саны – 308, үткәрелгән лекцияләр саны – 40  җитте. Музей эшчәнлеге кысаларында барлыгы 38 күргәзмә оештырылды. Шунысын дә искәртеп үтү мөhим, чараларның темалары актуальлегенә һәм тарихи даталарга карап төрләндерелде, эчтәлеге баетылды. Ел дәвамында Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музееныда  7871 кешегә хезмәт күрсәтелде, планда исә бу күрсәткечне 5000 гә җиткерү бурычы куелган иде.

      Сез кирәкле һәм изге эш белән шөгыльләнәсез – заманнарның рухи бәйләнешен, буыннар дәвамчанлыгын саклап каласыз, үткәннең бәһасез мирасын, күпгасырлык традицияләрне саклыйсыз һәм арттырасыз. Безнең районның тарихи образының тулылыгы һәм тирәнлеге нәкъ менә сездән, музей хезмәткәрләреннән тора. Бу зур дәрәҗә һәм шуның белән бергә замандашлар алдында гына түгел, ә киләчәк буыннар алдында да зур җаваплылык.

      Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек, иҗади һәм һөнәри уңышлар, яңа табышлар, кызыклы экспонатлар һәм күп санлы рәхмәтле кунаклар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International