Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Ростсельмаш компаниясе «Ставим рекорды вместе» («Бергәләп рекордлар куябыз») программасының старты турында игълан итә, нәтиҗәләр буенча иң яхшы 30 хуҗалык бүләк - 2020 елгы LADA 4×4 Urban 3D автомобильләре алачак.
Ярышларда түбәндәге номинацияләрдә югары эш нәтиҗәләре күрсәтүче теләсә кайсы Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчесе катнашырга мөмкин:
- «Тракторы RSM 2000» – культивацияләү, чәчү, дисклау, сөрү, туфракны тирәнтен йомшарту – иң яхшы җитештерүчәнлек һәм ягулыкны янга калдыру категорияләрендә;
- «Ашлык җыю комбайннары TORUM, RSM 161, ACROS» – бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю – суктыру категориясендә;
- «Азык җыю комбайннары RSM F» сериясеннән – кукуруз силосын һәм үләннәр әзерләү – әзерләнгән кукуруз һәм үләннәр күләме категориясендә;
Машиналар AGROTRONIC мониторинглау системасы белән җиһазланган булырга тиеш. Программада катнашу өчен 2020 елның 14 апреленнән 30 ноябренә кадәр түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:
1) Ростсельмашның дилерлык үзәге вәкиле ярдәмендә программада теркәлергә.
2) Катнашу өчен категорияне сайларга.
3) Эшләр башкарырга, ирешкән күрсәткечләрне белешмәләр җыю формасында тупларга. forma_sbora_dannih.pdf.
4) Белешмәләр җыю формасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында имзалатырга.
5) Белешмәләр җыю формасын Ростсельмашның дилерлык үзәге вәкиленә тапшырырга.
6) Күрсәткечләр дәрәҗәсеннән чыгып, түбәндәге бүләкләр биреләчәк:
Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән катнашучылар иң югары бүләкне алалар – 2020 елгы LADA 4x4 Urban 3D (максималь сан – 30 бер.).
Күрсәткечләре бик үк яхшы булмаган катнашучыларга гарантияле бүләк – механизатор өчен җыелма.
Ярышлар нәтиҗәләре 2020 елның 15 декабреннән соң игълан ителәчәк. Конкурс шартлары белән тулырак Ростсельмаш сайтында танышырга мөмкин: www.ppr.rostselmash.com .