Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар хөрмәтенә Көек авылында стела ачылу

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Тимершык авыл җирлегенә кергән  Көек авылында, Бөек җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан, 9 Май көнне, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә стела ачылды. Һәйкәл Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһим улы иганәчелегендә төзелде.  Ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, Галиев Марат Ибраһим улы һәм җирле җитәкчеләр катнашты. Көек авылы халкы исеменнән эшне оештыручыларга һәм  стеланы төзүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International