"Магнит" компаниясе хәйрия акциясе оештырды

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Үзизоляцияләү режимында бер кешегә дә җиңел түгел. Шул уңайдан, "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәте, "Магнит" компаниясе белән берлектә, дүрт бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырды. Бу акция кысаларында Тимершык авыл җирлегеннән 4 гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International