Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!
Хөрмәтле Саба районы халкы! Район мәдәният бүлеге исеменнән Сезне чын күңелдән совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгы белән котлыйбыз! 9 май-Россиядә иң бөек һәм хөрмәткә лаек бәйрәм. Без аны шатлык, дулкынлану, әлеге чор вакыйгасының гаять зур масштабын тирән аңлау белән каршы алабыз. Батырларга мәңгелек дан! Туган ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән һәркемгә мәңгелек хәтер! Батырлык, кыюлык һәм каһарманлык өчен баш иябез! Бу якты көндә барыгызга да иминлек, нык сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телибез! Җиңү Көне Белән!