Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра. Акциядә Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Трудовая доблесть России» БВС (ВОВ) мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.
Бөтенроссия акциясендә катнашу өчен 2020 елның 31 маена кадәр интернеттан файдаланучыларга социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Инстаграм) үзеңнең фотографияңне һәм Бөек Ватан сугышы елларында авыл җирлегендә тылда эшләгән һәм фронтны азык-төлек белән тәэмин иткән, шулай ук сугыштан соң илне торгызуда булышкан туганнарыңның фотоларын бердәм хэштеглар астында: #ПодвигСела, #ТатарстанПодвигСела, #ГодПамятиСлавы, #РССМ бастырып чыгарырга кирәк. Басмаларда туганыңның тарихы язылырга, шулай ук челтәр акциясендә катнашучының үзенең хәзерге вакытта үз Ватанын үстерүдә ничек катнашуы турында да язылган булырга тиеш.
Иң яхшы фотолардан Акция эшләренең фотокүргәзмәсе оештырыла, аны презентацияләү 2020 елның июлендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советында узачак. Җиңүчеләрне эксперт жюриы билгеләячәк, аларны билгеләгәндә публикациягә лайклар саны, аның уникаль һәм оригиналь булуы исәпкә алыначак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләп үтүенчә, «Подвиг села» акциясе «Россия авыл яшьләре берлеге»нең «Соль земли» проекты кысаларында уза, ул 2020 елда Хәтер һәм Дан елын Россия Федерациясендә уздыру буенча Россия Президенты Администрациясе тарафыннан расланган төп чаралар планына кертелгән.
Оештыру комитетының контактлары: – 8(495)621-50-52; e-mail – info@rssm.su.