“Баш иябез сезгә Ветераннар! ”

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

    Мәдәният бүлеге сезнең игьтибарыгызга,  Саба туган якны өйрәнү музееның  фондларында саклана торган фотосүрәтләрдән  видеоролик тәкъдим итә.

   Туган илебезгә янә Җиңү бәйрәме килә. Сугыш миллионлаган кеше гомерен өзгән. Саба районыннан  да изге яуга киткән 12 меңнән артык якташыбызның яртысыннан артыгы гаиләсе янына әйләнеп кайтмый.

   Безнең бәхетле киләчәгебез хакына үзләрен аямыйча, ут яңгыры  астында яшь гомерләрен үткәреп, илгә Җиңү алып кайткан Ветераннарыбыз алдында баш иябез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International