Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее үз музейларының кызыклы экспонатлары белән онлайн режимда таныштыруын дәвам итә. Сезнең игътибарга район туган якны өйрәнү музееның уникаль экспонатлары - Батырлык өчен медаль. ССРБ нең дәүләт бүләге 1938 елның 17 октябрендә кабул ителгән. Музейның фондында тумышы белән Килдебәк авылыннан Шакиров Харисның медале саклана.

Икенче экспонат Саба урман хуҗалыгы тарихы музее фондларыннан Кар барсы – Ирбис. Кар барсын хаклы рәвештә песиләр арасында озынлыкка сикерү буенча рекордсмен дип санарга була: табыш артыннан куып, ул 6 метрга кадәр сикерергә мөмкин.
Мондый нәтиҗәләргә ирешергә аларга аларның искиткеч озын койрыгы ярдәм итә, ул балансир булып хезмәт итә. Сүз уңаенда, барсларның койрыгы барсның тән озынлыгының өч чирегеннән артып китә. Әлеге экспонат Саба урман хуҗалыгының үзәк конторасы табигать саклау бүлмәсеннән музейга тәкъдим ителде.
Шулай ук Сатыш авылы мәдрәсәсе музее экспонаты - ХIХ гасыр ахыры — XX гасыр башы татар авылларында традицион хатын-кызлар костюмы: кулмәк, алъяпкыч, яулык, читекләр.

Татар хатын кызлары яшь вакыттан ук тегүчелеккә өйрәнеп үскәннәр һәм киемнәр тегәргә өйрәнгәннәр. Татар киеменең төп элементы – баш киеме булган. Әлеге баш киеме буенча хатын кызның яшен, кияүдәме юкмы икәнен белеп булган. Кияүдә булмаган кызлар калфак киеп йөргәннәр. Ә кияүдә булган хатын - кызлар калфак өстеннән яулык яки шәл ябынып йөргәннәр.