2020 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Саба муниципаль районы Килдебәк урта мәктәбендә укучыларның кулланучылар грамоталылыгын күтәрү буенча дистанцион дәрес үткәрде. Укулар 9-10 нчы сыйныф укучылары белән, мәктәп уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары катнашында үткәрелде.
Дәреснең максаты укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында»РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштыру иде. Чара барышында түбәндәге мәгълүмат җиткерелде:
* законның төп терминнары;
• товарда кимчелек булса, нишләргә;
• техник яктан катлаулы товарлар исемлеге;
• сыйфатлы товарларны алыштырганда нәрсәне истә тотарга кирәк;
* кире кайтарырга яки алмаштырырга ярамый торган сыйфатлы товарлар исемлеге;
• кулланучы тарафыннан сыйфатсыз товарларга карата таләпләр кую сроклары һ. б.
Территориаль орган практикасыннан ачык мисаллар китерелде.
Шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү чорында территориаль органга мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды, элемтә өчен мәгълүматлар әйтелде.
Лекция кызыклы һәм мавыктыргыч формада үтте.