"Татарстанның музей язы – 2020 "

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

21 апрельдән 26 апрельгә кадәр "Татарстанның музей язы – 2020 "  проекты беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Пандемия зәхмәтендә дә музейлар, тарихи-мәдәни мирасны саклап калып, яңа дәрәҗәдә, тарих сөючеләр белән һәрвакыт элемтәдә  эшләвен дәвам итә. Шул рәвешле, тәрбия һәм сәнгать зәвыгын үстерә.
Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музее «Татарстан музейлары язы» акциясендә катнаша. Сезне безнең чараларга чакырабыз:

21 апрель - «Бөек җиңүнең 75 еллыгы " рубрикасы

22 апрель- Саба муниципаль районының 90 еллыгына багышланган «Туган авылым» рубрикасы.

23 апрель - «ЭКОяз 2020 " рубрикасы

24 апрель — Чернобыль авариясенә багышланган «Жомга викторинасы».

25 апрель – «Тукай премиясе лауреатлары»

21-26 апрель - Саба музейлары коллекцияләреннән «Бер экспонат тарихы»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International