2020 елның 23 апрелендә 14.00 сәгатьтә 2020 елда педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларына премия бирү конкурсында катнашучыларның җәмәгать тыңлаулары узачак. Аның максаты - киң җәмәгатьчелеккә һәм педагогларга грантка дәгъва кылучы укытучылар һәм аларның уңышлары турында мәгълүмат бирү. Җәмәгать тыңлауларына җирле үзидарә, ата-аналар комитеты, җәмәгать оешмалары вәкилләре чакырыла. Җәмәгать тыңлаулары видеоконференция форматында үткәрелә. ВКС ка керү идентификаторы 6965787781.