Барлык православие динендәгеләр өчен Елның иң зур көне – Христосның якты бәйрәме – Пасха җитә. Ул чиркәүләрдә тантаналы җырлау, чиркәү чаңнары чыңлавы,хуш исле күмәчләре исе, яңа тормыш яңарышын гәүдәләндерүче беренче яшь яфраклар белән килә. Яз табигатькә генә түгел, йөрәкләребезгә дә яңарыш китерсен.
Пасха бәйрәме матур, аның гореф – гадәтләре-хач йөреше, Мәсих кылу, күмәчләр һәм буялган йомыркалары матур, аларны бу көнне бәхет, игелек, иминлек, өмет һәм изге башлангычларның чынга ашуын теләп өләшәләр. Ике меңнән елдан артык Пасха безгә үзара гафу итү турында искә төшерә, кешеләрне мәңгелек кыйммәтләргә ышаныч белән берләштерә. Без бу бөек православие бәйрәмен татулыкта һәм тынычлыкта каршы алабыз,шулай ук һәм бердәмлеккә,мәрхәмәтлелеккә һәм бер-беребезгә карата булган олы хөрмәткә омтылабыз. Изге Пасханы бәйрәм итү белән бәйле гореф-гадәтләрнең саклануы , яшьләр тарафыннан дәвам ителүе куанычлы. Борын-борыннан ул безнең йөрәкләрдә шатлык һәм өмет уята.
Бу бәйрәм көнендә бар кешегә дә чын күңелдән игелек, сәламәтлек, тынычлык телибез. Көн саен сезнең йортыгыз җылылык, бәхет, иминлек белән тулып торсын. Бер-берегезгә игътибар һәм кайгыртучанлык, мәхәббәт һәм тугрылык бүләк итегез. Изге Пасха бәйрәме белән!