Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 1984 елның 18 апреленнән башлап, ел саен билгеләп үтелә. Аның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын дөньяның мәдәни мирасына, аның һәйкәлләренә һәм тарихи урыннарына җәлеп итү, бу мәдәни мирасның даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуын искәртү.
Иштуган авыл җирлегендә һәйкәлләргә тиешле игътибар бирелә. Территорияләре төзекләндерелә һәм тәртиптә тотыла.