Сатыш авылы музей мәдрәсәсе

2020 елның 18 апреле, шимбә

18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (Бөтендөнья мирас көне) билгеләп үтелә.

Сатыш авылы мәдрәсәсе ХІХ гасыр ахыры-XX гасыр башында төзелгән. Мәдрәсәнең бинасы татар торак йорты тибы буенча, яхшы яктыртылган сыйныфлар белән төзелгән. Фасадларны бизәүдә классицизм архитектурасы элементлары һәм татар халык сәнгате элементлары куланылган. Анда 300 дән артык шәкерт белем алган. Мәдрәсәне мәхәллә имамнары җитәкләгән.

Сатыш мәдрәсәсенә реставрация ясала һәм ул 2018 елдан халык өчен хезмәт күрсәтә башлый. Казан артының милли мәдәнияте Мәккәсе-Саба төбәге тарихына багышланган бердәнбер музей һәм шулай ук Татарстанда һәм Россиядә бердәнбер мәдрәсә – безнең горурлыгыбыз булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International