Сатыш авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнуллин Г. Г.

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Бүген безнең хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнуллин Гыйлмулла Гайнулла улының туган көне Ул 1927 елның 7 апрелендә Аккүл-Бигәнәй авылында туган. Гыйлмулла абыйны туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм якыннары белән озын гомер яшәвен телибез.

Ветеранның кыскача биографиясе. 1944 елдан 1952 елга кадәр армиядә хезмәт итә. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозга кайта. Бухгалтер, рәис, прораб вазыйфаларында эшли. 1987 елда лаеклы ялга чыга. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән, "Фронтовик 1941-1945" күкрәк билгесенә ия.  Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Аккүл - Бигәнәй авылында, Киров урамы, 4 нче йортта яши. Авылдашлары арасында тирән ихтирам казана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International