Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәклеген искә төшерә.
Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин
2-36-37.
Гариза бирелгән очракта, аны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез www.pfrf.ru к
Әгәр дә бармый калып булмый икән, кабул итүгә алдан язылып, сайт яки телефон номеры аша язылырга кирәк
2-36-37.
Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла.
Моннан тыш, республикада ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек һәм дарулар сатып алу һәм китерү өчен волонтерлар хәрәкәте эше оештырылган. Моның өчен 2-34-44 һәм 2-28-82 кайнар линия телефоннарына шалтыратырга кирәк.
Беренче чиратта кирәкле әйберләр өлкән яшьтәге гражданнар акчасына сатып алына. Китерү бушлай башкарыла.
Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!