Covid-19 таралышына каршы көрәшкә юнәлдерелгән чикләүләр

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Коронавирус йогышы таралуга бәйле аяныч хәлләрне исәпкә алып, шулай ук Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан дәүләт катнашында  эшләнгән дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм оешмаларның хезмәт режимы буенча методик рекомендацияләре нигезендә, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан COVID– 19 таралышына каршы көрәшкә юнәлдерелгән чикләү чаралары кертелә.

1. Тантаналы шартларда никах теркәүгә теләк белдергән затларга аны соңрак вакытка күчерергә, ә баш тарткан очракта - чарада катнашучылар санын чикләргә тәкъдим итәргә (ЗАГС органы хезмәткәрләрен дә кертеп).

2. Никахны дәүләт теркәвенә алу, шулай ук балаларның тууын дәүләт теркәвенә алу буенча күчмә чараларны (тантаналы шартларда исем кушу тантанасы) гамәлдән чыгарырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International