«Мин сәламәт булырга телим, табибларга йөрмим»

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Очрашканда кешеләр «Исәнмесез! Сәламәт бул!» , - дип бер-берсенә сәламәтлек телиләр һәм бу очраклы түгел. Борынгы заманда ук: «Сәламәтлек байлыктан кыйммәтрәк», «Сәламәтлекне сатып алып булмый», - дигәннәр. 18 март көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында «Мин сәламәт булырга телим, табибларга йөрмим» дигән фикерләү  сәгате булып узды. Ул   “Кем күбрәк белә?” дигән уен белән башланып китте. Балаларга кәгазьдә язылган сүзләрдән сәламәт кешене характерлаучы сүзләрне  атарга кирәк иде. Аннан соң балаларга «Сәламәт булсаң - барысы да шәп» дигән презентация күрсәтелде, алар аннан үз сәламәтлекләрен яхшырту һәм саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Чара ахырында балалар белән «Сәламәтлекне нәрсә җимерә, ә нәрсә ныгыта» дигән уен уйналды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International