Җәмәгать туклануы һәм сәүдә оешмаларында гражданнарны яклау өчен кичектергесез характердагы өстенлекле чаралар

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Җәмәгать туклануы һәм сәүдә оешмаларында гражданнарны яклау өчен кичектергесез характердагы өстенлекле чаралар

Җәмәгать туклануы оешмаларына кичекмәстән түбәндәге чараларны күрергә:

1. Килүчеләр арасында 1 метрдан да ким булмаган ара булсын өчен өстәлләр, урындыклар һәм башка инвентарьлар урнаштыруны тәэмин итәргә;
2. Килүчеләрне тыгыз урнаштыруны күздә тоткан Бар, кафе, рестораннар, башка җәмәгать туклануы һәм ял итү характерындагы предприятиеләргә килүчеләр арасында 1 метрдан да ким булмаган араны тәэмин итү өчен эшне оештырырга кирәк;

3. Залга килүчеләрне сабын белән кул юганнан соң гына, шулай ук тирене дезинфекция чаралары  (шул исәптән изопропил һәм/яки этил спирты нигезендә антисептик чаралар) белән эшкәрткәннән соң гына кертергә;
5. килүчеләрнең салкын тию һәм респиратор авырулар белән авырмауларын ачыкларга һәм респиратор авыруларның ачык билгеләре булган затларны хезмәт күрсәтү залына кертмәскә;

6. Күрсәтелгән чараларны үтәү максатларында персонал белән эшне көчәйтергә, шулай ук респиратор авырулары, тән температурасы югары булган затларны, шулай ук соңгы 2 атна дәвамында коронавирус авыруларының югары дәрәҗәсе булган илләрдән кайтучыларны эшкә китертмәскә;
7. 60 яшьтән өлкәнрәкләргә җәмәгать туклануы бинасына йөрүдән тыелырга киңәш итәргә;
8. Биналарны һәм инвентарьны дезинфекцияләү буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәргә.
9. Сәүдә оешмаларында гражданнарны яклау өчен кичектергесез характердагы өстенлекле чаралар

Сәүдә оешмаларына кичекмәстән түбәндәге чараларны күрергә

1. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләре  нигезендә санитар чараларны тәэмин итәргә, шул исәптән кулланучылар куллары белән еш тотына торган җирләрне  дезинфекция эретмәсе белән даими рәвештә сөртеп торырга -арба,ишек тоткычлары һ. б.;
2. Сатып алучыларның чиратларын һәм җыелуын киметү буенча эшне оештырырга. Сатып алучыларны бер-берсе арасында ким дигәндә 1 метр дистанцияне сакларга кирәклеге турында гел кисәтеп торырга кирәк
З.сәүдә залында ихтыяҗ аеруча зур булган товарларның даими булуын тәэмин итәргә. Аларга ихтыяҗ арткан очракта, сәүдә залында әлеге товарлар санын арттыруны һәм аларны киштәләргә салуны тәэмин итәргә кирәк.

4. Сәүдә оешмаларында булган тәҗрибәне, җирле спецификаны һәм федераль һәм җирле хакимиятләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып, аеруча кирәкле товар запасларын тәэмин итәргә. Товарларны өзлексез китерүне планлаштыру һәм тәэмин итү өчен тәэмин итүчеләр белән эшне көчәйтергә;
5. Кулланучыларга товарлар китерүнең Интернет-кибетләренә һәм сервисларына сатып алучы белән якын элемтәне минимальләштерү буенча чаралар күрергә;
6. Сәүдә челтәрләре һәм башка сәүдә оешмаларына сатып алучыга комплектланган заказ бирү юлы белән кулланучылардан заказларны дистанцион рәвештә алу мәсьәләсен эшләп бетерергә;
7. Күрсәтелгән чараларны үтәү максатларында персонал белән эшне көчәйтергә, шулай ук респиратор авырулар, тән температурасы югары булган һәм соңгы ике атна дәвамында коронавирус авыруларының югары дәрәҗәсе булган илләрдән кайткан затларны эшкә китертмәскә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International