"Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әкият иленә – китапханәгә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Алар өчен «Балалар журналлары битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт»темасына библиографик дәрес үткәрелде. Балалар матур иллюстрацияле журналлар белән таныштылар. Китапханәче аларны «Барби», «Маша һәм Аю», «Сабантуй», «Ялкын»кебек журналлар белән таныштырды. Аларның битләрендә танып-белү тарихи вакыйгалары, күңелле хикәяләр, шигырьләр, табышмаклар, уеннар басыла. Балалар өчен барысы да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Алар Керпе һәм Аю турында күңелле әкият тыңладылар. Шулай ук балалар китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар һәм китапларны дөрес итеп куллану төшенчәләрен белделәр.