Сатыш авылында "Хыял" дип аталган матурлык салоны үз эшен башлап җибәрде. Аны безнең авылда яшәүче Габдракипова Миләүшә ачты. Салонда макияж ясату, чәчләрне кистерү һәм буяу, прическа , маникюр ясату, керфекләр үстерү, буяу һәм ботокс ясату,кашларны буяу һәм ясату, яулыкны бәйләү хезмәтләре күрсәтеләчәк. Шулай ук ачылыш вакытында катнашучылар арасында лотерея уйнатылды. Адрес: Сатыш авылы, Совет урамы, 24 йорт, 2 кат. Барыгызны да матурлык салонына чакырабыз!