7 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Яз канатында" дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрелде. Үзешчән коллективлар һәм солистлар башкаруындагы вокал номерлар һәм бию композицияләре барлык тамашачыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Концерт программасының дәвамы булып «Ягез әле, кызлар» конкурсы булды, анда 3 искиткеч кыз ярышты. Аларга биремнәр тәкъдим ителде.Аларны үтәү барышында кызларга үзләренең матурлыгын, җитезлеген, эрудициясен, иҗади сәләтен күрсәтергә кирәк иде. Катнашучылар тамашачыларны гына түгел, ә жюрины да шаккатырдылар. Җанатарлар кем җиңәр, дип фаразладылар, һәр кыз өчен борчылдылар, көндәшлек рухы турында да онытылды.. Ярышлар күңелле һәм эмоциональ үтте. Катнашучылар истәлекле бүләкләр, медаль һәм грамота белән бүләкләнде.