“Әдәби манзара”-әдәби кунакханә

2020 елның 17 марты, сишәмбе

6  март көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе мөдире ,Мамалай авыл клубында,клуб хезмәткәрләре белән берлектә, “Әдәби манзара” дип аталган әдәби кунакханә уздырды.Чарада Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф.,Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р.һәм китапханәчеләр катнашты.Әдәби манзара татар әдипләренең аналар темасын үз эченә алган әсәрләренә багышланган иде.Катнашучылар әлеге әсәрләрне искә төшереп,фикер алыштылар.Чара ахырында Саба ҮКС директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы катнашучыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп,истәлекле бүләкләр тапшырды һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International