16 марттан Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә ”География, химия һәм биология атналыгы” башланып китте.Атналык дәвамында укучылар өчен төрле чаралар үткәрү планлаштырыла: КВН, мастер-класс, фотокүргәзмә, радиотапшыру, интеллектуаль уеннар. Бүген исә, сыйныф җитәкчеләре тәрбия сәгатендә “Табигатьне саклау – безнең изге бурыч” темасына әңгәмәләр үткәрделәр.