Саба муниципаль районының хоккей буенча 2020 сезон чемпионаты

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

2020  елның 15 февралендә Лесхоз бистәсенең «Нарат» боз сараенда Саба районының хоккей буенча 2020 сезон Чемпионатының финал этабы узды.
 Хоккей буенча Саба районы чемпионаты призерларын бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы һәм «Нарат «спорт комплексы» МАУ директоры Насыров Рөстәм Борисович катнашты. 2020 ел сезонында хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының призлы урыннары түбәндәгечә бүленде:
3 урын Шәмәрдән командасы
2 урын Саба командасы 1
1 урын Шекше командасы
Шулай ук ябылу тантанасында Насыйров Рөстәм Борисовичны ГТО ФСК ның алтын аерымлык билгесе белән бүләкләделәр.
Барлык призерларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International