Республиканский фестиваль «Балкыш»

2020 елның 14 марты, шимбә

12 нче март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» фестивалендә катнашты. Фестиваль Кукмара шәһәрендә узды. Саба районы үзешчәннәре чыгыш ясаганда чараны Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече А.М.Вәлиева алып барды. «Тулган ай» фольклор коллективы Фатыйх Кәримнең «Партизан хатыны» поэмасына нигезләнеп театральләштерелгән күренеш күрсәтте. Жюри һәр номерны катгый бәяләде, дипломнар тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International