Сатыш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Китапларда -халкым язмышы" дип исемләнгән "Әдәби манзара" уздырды.

2020 елның 13 марты, җомга
12нче март көнне Сатыш авыл китапханәсе мөдире Билалова И.Н. мәдәният йорты
белән берлектә "Китапларда -халкым язмышы" дип исемләнгән "Әдәби манзара"
әдәби кунакханә уздырды. Чарада Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф.,
Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р. һәм китапханәчеләр катнашты. Чара төрле
татар әдипләренең әсәрләреннән өзекләр укылып,сәхнәләштереп һәм җыр белән
үрелеп барды. Шулай ук катнашучылар ТАССРның 100еллыгына,Бөек Җиңүнең 75
еллыгына һәм Саба районы оешуга 90ел тулу уңаеннан багышланган китап
күргәзмәсе, "Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүче ханымнарның кул эшләре белән
таныша алдылар .Чара ахырында Саба ҮКСы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп
кызы катнашучыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп,истәлекле бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International