2020 елның 29 февраль - 10 март көннәре аралыгында Никосия шәһәрендә (Кипр Республикасы) стендка ату буенча халыкара ярышлар булып узды. Саба районы спортчысы (“Сабантуй” спорт мәктәбе) Батыршина Зилә түгәрәк стендта парлы категориядә Липецк шәһәреннән килгән Астахов Антон белән чыгыш ясады. Әлеге квалификациядә алар 150 мишеньнән 143 мишеньгә тидереп, өченче урынга чыктылар. Спортчыларны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!