Концерт «Яз. Мәхәббәт.Хатын-кыз»

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Язның беренче көннәре һәрвакыт мәхәббәт, матурлык, елмаю һәм чәчәкләр белән тулы. Һәм бу юкка гына түгел. Бу көннәрдә без яз җитүне генә түгел, ә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен дә билгеләп үтәбез. Мәхәббәт аңлату, ярату һәм бүләкләр бирү йогынтысында хатын-кызлар тагын да матуррак һәм сөйкемлерәк булалар. Чөнки бу көннәрдә барлык игътибар аларга, сөйкемле әниләребезгә, әбиләребезгә, кызларыбызга, хатын-кызларыбызга һәм дусларыбызга юнәлтелгән. 7 март көнне Кызыл- Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 8 Март уңаеннан  "Яз. Мәхәббәт.Хатын-кыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты программасы әзерләп, Кызыл-Мишә авылының барлык хатын-кызларына зур бүләк ясадылар. Концертта бары тик  ир-атлар гына катнашты. Мишәбаш һәм Сәрдә авыл клублары мөдирләре Булат Нәҗипов һәм Рузил Ибәтуллин, Иске Мичән авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ирек Һадиев һәм авыл үзешчәннәре тамашачыларга зур шатлык китерделәр. Бәйрәм киче дәвамында  тамашачыларның  көчле алкышлары тынып тормады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International