Саба балалар сәнгать мәктәбендә бәйрәм концерты узды.

2020 елның 6 марты, җомга

Бүген Саба балалар сәнгать мәктәбендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Күңелдә яз чәчәк ата» концерты узды.  Концертта Шәмәрдән филиалы укучылары һәм укытучылары катнашты. Чараның сценариен бию бүлеге  укытучысы Ахмедова А.Н. әзерләде.  Концертка кунак буларак чакырылган  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлык факультеты укытучылары Ахмедова Алинә Наил кызының диплом эшен бәяләделәр. Чара ахырында мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р.Ф. коллективка рәхмәт сүзләре җиткерде, барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм чакырылган кунакларга рәхмәт хатлары тапшырды. Концерт җылы, дустанә атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International