Бөтендөнья Язучылар көне уңаеннан 3 март көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Яхшы китап – гомерлек дус" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара башында балалар язучылары турында мәгълүмат бирелде, хатын-кыз язучыларының һәм шагыйрьләренең әсәрләреннән торган "Әниләрнең күңел җылысы" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар, Л.Гыймадиеваның "Әни кирәк" хикәясен, М. Сөләйманова, З. Гомәрова, Ф. Тарханованың шигырьләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук «Әсәрне таны» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрделәр. Әсәрләрдән өзекләр укылды, балалар әсәрләрнең исемнәрен һәм авторларын атадылар, зур кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирделәр.