28 февраль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында ТАССРның 100 - еллыгына, Саба районының 90 - еллыгына, Җиңүнең 75 - еллыгына багышланган "Буыннар чылбыры" исемле иҗат-отчет концерты булып узды. Прокуратура, хәрби комиссариат, суд приставлары, сак бүлеге хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде.