23 февраль көнне Иштуган авылында Иске Икшермә авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективының отчет-иҗат концерты булып узды. Анда Татар Икшермәсе ансамбльләре "Нур" һәм "Самоцветы", Иске Икшермә ансамбле "Сударушки", солистлар, спектакльләр һәм хорлар катнашучылар чыгыш ясады. Быел отчет-иҗат концерты Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган иде. Тамашачылар канәгать калды.