ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Сатыш авыл китапханәсендә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүчеләр өчен "Туган авылым Сатыш" дип исемләнгән түгәрәк өстәл, әңгәмә үткәрелде. Чара барышында туган авылыбызның тарихы һәм матурлыгы, Сатыштан чыккан күренекле шәхесләр һәм истәлекле урыннар турында сөйләнде. Шулай ук имам Алмаз Галимҗанов чакырылган иде. Ул мәчетнең авыл тормышында роле турында сөйләде, катнашучыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Бүгенге көндә исламның роле һәм кешенең рухи халәте турында фикер алышынды.