Мичәнбаш авыл клубында “Мин бу дәрәҗәнең кадерен беләм” дип исемләнгән уен программасы.

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көнендә армия сафларында хезмәт иткән яки сугыш елларында илне саклаган барлык ир-атларны һәм Ватанга хезмәт итәргә китәчәк егетләрне бәйрәм белән котлау матур традициягә әверелде. 23 февраль көнне Мичәнбаш авыл клубында “Мин бу дәрәҗәнең кадерен беләм” дип исемләнгән уен программасы оештырылды. Катнашучылар  “Танышу”, “Нәфис сүз”, “Уңган хужа”, “Юмор остасы”, “Ситуация” турларында  көч сынаштылар. Чара дискотека белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International