Мөбарәкҗанов Илгизәр Мидехәт улына багышланган юбилей кичәсе

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

22 февраль көнне Кызыл- Мишә мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, озак еллар терлекчелек өлкәсендә ферма мөдире булып эшләгән Мөбарәкҗанов Илгизәр Мидехәт улына багышланган юбилей кичәсе булып узды. Кичәдә хуҗалык җитәкчеләре, хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, сыйныфташлары катнаштылар һәм юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм кичәсе матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Юбилей кичәсе югары дәрәҗәдә узды.               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International