21 февраль - Халыкара туган тел көнендә Саба районы китап сөючеләре Казан шәһәрендә узган бик матур чарада катнаштылар. Унынчы дөньякүләм Әдәби марафон җиңүчеләрен котлау тантанасы бик күп язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узды. Саба районы бу юлы да "Иң күп китап укучы район" булып танылды. Римма Ратникова сабалыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм кубок тапшырды. Китапханә директоры Ләйсән Билалова "Иң яхшы әйдаман" исеменә лаек булды.