21 февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Яшьлек» бию коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.) Саба гимназиясе базасында узган «Мәдәният калейдоскобы: Чит телләр буенча чит ил студентларының мастер-класслары» дигән туган тел республика фестивалендә катнашты. Татар халык биюе белән алар әлеге чараны ачып җибәрделәр. Чарада Татарстан Республикасыннан гына түгел, Норвегия, Бөекбритания, Һиндстан, Төркия, Корея, Сирия, Иран, Германия, Бельгия, Франция, Румыния, Италиядән дә кунаклар килгән иде. Туган телдә аралашып, татар халык биюләрен башкарып, татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап, укучыларны тәрбияләүдә үз өлешебезне кертергә тырышабыз.