«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы)

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Шәрдән 3  номерлы "Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО нормативлары комплексын тапшырдылар. Барлыгы 33 кеше катнашты. ГТОның түбәндәге нормалары кабул ителде: озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә алга иелү, идәнгә яткан килеш кулларны бөгү, аркада яткан килеш гәүдәнең өске өлешен күтәрү.
Шулай ук ГТО нормаларын тапшырырга теләүчеләр Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә 8 (84262) 2-45-89 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International