Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

13 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Әллүки" клуб берләшмәсе членнары өчен герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган "Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар 2020нче елның истәлекле даталары турында белделәр, шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Шулай ук Муса Җәлил схзләренә язылган "Карак песи" җырын җырладылар. Шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә куелды. Әдәби сәгать герой шагыйрь турында презентация карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International