Февраль аеның якты бәйрәме.

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

14 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йортында "Фикердәш" клубы членнары белән Гашыйклар көне уңаеннан "Февральнең якты бәйрәме" дигән күңел ачу чарасы үтте. Катнашучылар үзләренең яшьлек чорларын искә төшерделәр, романтик истәлекләр белән уртаклаштылар. Алар өчен конкурслар, уеннар оештырылды. Шулай ук "Баллы көн" дигән стенгазета чыгарылды. Газетага һәр кеше мәхәббәт турында фикерләр язды. Чара бар кешегә дә мәхәббәт һәм бәхет теләп тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International