23 февральдә без, гадәттәгечә, Ватанны саклаучылар көнен, россиялеләр календаренда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе буларак билгеләп үтәбез. Бу сугыш һәм кайгы-хәсрәт вакытында илне саклаган солдатларны һәм сугышчыларны олылау көне генә түгел, ә истәлекле дата үзенчәлекле «барлык ир-атлар көне»нә әверелде. Бу максаттан, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе яшләр өчен брейн-ринг уздырды. Катнашучылар булып яшь егетләр чыкты, алар үзләренең җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәтергә тиешләр иде. Аларга викторина сорауларына җавап бирергә, җаваплар тизлегендә ярышырга, интеллектуаль сынаулар узарга туры килде. Безнең ир-атлар мондый игътибарга бик шат иде. Очрашу күңелле нотада узды.