Балаларны бишектән үк тәрбиялә. #ТӘТИ

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

     «Хәят» оешмасы эшчәнлеген дәвам итеп, 13 нче февраль көнне "Тәти" дип исемләнгән проектны тәкъдим итте. 

     "Тәти" клубының фәлсәфәсе - әни белән баланың күмәк үсеше. Ана баласын бик күп нәрсәгә өйрәтә алган кебек, үзе дә баласыннан күп әйберләргә өйрәнә ала: эчкерсезлек, кызыксынучанлык, һәр вакыт үзеңә шөгыль табу.

      "Тәти" клубы үз эшчәнлеген шушы сыйфатларны балаларда үстерергә, әниләргә ныгытырга ярдәм итүче чаралар үткәрергә юнәлдермәкче.

      Узган чара барышында җырлы-биюле уеннар, остаханәләр тәкъдим ителде. Балаларга әниләре ярдәме белән ясалган кул эшләре истәлеккә тапшырылды.  Суган утырту  уенын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Ул табигатьне саклауга, аңлы куллануга юнәлдерелгән иде.

      40 ка якын әни һәм бала үзара аралашып фикер алыштылар, күңел ачтылар. Мондый бәйрәмнәрне ешрак уздырырга дигән теләктә калдылар.

      "Хәят" хатын-кызлар оешмасы "Тәти" проектның үсешен җәелдерергә ниятли. Алга таба да әниләрне һәм балаларны күңелле чаралар, күмәк остаханәләр, бәйрәмнәр көтә.

      Клуб эшчәнлеген Инстаграмда @tati.club битендә күзәтеп бара аласыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тэги: Тәти
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International