Татар шагыйре Муса Җәлил-Советлар Союзы Герое, ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән Ленин премиясе лауреаты. 14 февраль көнне Мингәр авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, шагыйрьнең тууына 114 - ел тулу уңаеннан «Батырлык гасырлар буена саклана» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.
Китапханәче "Мәңгелек хәтер" дип исемләнгән күргәзмә әзерләде, шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, эшләгән батырлыклары турында сөйләде. Клуб мөдире «Герой шагыйрь "
дигән презентация күрсәтте. Чара барышында мәктәп укучылары арасында шигырь конкурсы үткәрелде.