Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында «Изге Вәли көне”

2020 елның 14 феврале, җомга

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар    йорты -интернатында "Яраткан кешеләребезгә Валентинка" чарасы

2020 елның 13 февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат  йортында тәрбияче Идрисова С. И. "Яратканнарга Валентинка" дигән темага чара үткәрде»

Тиздән 14 февральдә "Изге Вәли Көне «һәм без балалар белән яраткан тәрбиячеләребезне котлау өчен» валентинка" ясарга булдык. Бу Көнне гашыйклар бер-берсенә бүләкләр бирәләр, мәхәббәтләрен таныйлар һәм, әлбәттә, бер – берсенә махсус открыткалар - «валентинкалар»бүләк итәләр. «Валентинка» – бәйрәм символы.

Балалар бик теләп үз тәрбиячеләренә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Ә 14 февральдә без күңелле уеннар, конкурслар, шулай ук күңелле дискотека үткәрергә планлаштырабыз.

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында “Татарстан –бай ил” дип исемләнгән  конкурслы уены

 

2020 елның 12нче февралендә  Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н. “Татарстан –бай ил” дип исемләнгән  конкурслы уен ялы оештырды.

Максат:

-туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш, үз халкың өчен хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү;

-туган якның табигый байлыклары белән таныштыру.

Ял  вакытында балалар тәрбияче белән бергә туган ил турында әңгәмә кордылар. Торле уеннар уйнадылар. Уен аша алар Татарстан Республикасы символикасы, шулай ук безнең якның табигый байлыклары белән таныштылар,  Татарстан турында җырлар һәм шигырьләр тыңладылар. Балалар, аеруча зур кызыксыну белән ,«Татарстан-бай ил»дигән презентация карадылар.  Конкурслы уен барышында, һәммәсе бик тырышып рәсемнәр ясадылар, туган як белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Уен ахырында балалар төсле кәгазьдән Татарстан әләмен ябыштырдылар. Бу эшне барысы да бик тырышып башкардылар. Һәркем яхшы һәм актив катнашканы  өчен  медаль белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International